/ / / / / / \
ДОБРО ПОЖАЛОВАТЬ!

Наши книги со специальной скидкой продаются оптом и в розницу в фирменных отделах издательства «Магариф» в Казани: 1) ул. Декабристов, 182 (Центр учебной и деловой литературы). Тел.: 543-60-31 (транспортная остановка «ул. Воровского»); 2) ул. Татарстан, д. 13. Тел.: 293-54-82 (недалеко от театра им. Г. Камала). По предварительному заказу наши книги можно приобрести в самом издательстве (тел.: 277-55-23; 246-02-12), а также заказать в Казани и городах республики в сети магазинов «Дом Книги».

Здесь вы сможете ознакомиться с Тематическим планом в формате PDF.

Cкачать наш прайс.



ХАЛКЫБЫЗ ТАРИХЫ - ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГАЛИМНӘР КҮЗЛЕГЕННӘН
27.02.2010
Игътибарыгызга тәкъдим ителгән дәреслек урта гомуми белем бирү мәктәпләренең (тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча тирәнтен белем бирү юнәлешендә) укучыларга адресланган. Әлеге китапта беренче тапкыр татар халкының тарихын, заманча күзаллауларга нигезләнеп, комплекслы карашка омтылу чагылыш тапкан.

УЕН ГЫНА ДИМӘГЕЗ!
27.02.2010
"Мәгърифәт" газетасы укучыларын һәрдаим яңа китаплар белән таныштырып тора. Узган атнада "Мәгариф" нәшриятында дөнья күргән "Уен - күңел бәйрәме" китабы турында язып чыкты.

БЕЗ ТАРИХТА ЭЗЛЕБЕЗ
27.02.2010
“Мәгариф” нәшриятында мәктәп балалары өчен “Без тарихта эзлебез” дигән уку ярдәмлеге басылды. Әлеге китапның авторлары – Р.Нигъмәтуллина белән Ә. Әминова. Китап татар һәм урыс телләрендә чыгарылган. Алла Айсена һәм Валерий Фомин ясаган рәсемнәр, төрле фотолар белән бизәлгән 75 битлек бу китаптан укучылар Татарстан тарихына кагылышлы бик күп кызыклы мәгълүмат табачаклар. “Без тарихта эзлебез” китабы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән, мәктәпләрдә сынау максатында чыгарылган.

ТАТАР МИФОЛОГИЯСЕ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ
24.01.2010
"Татар мифологиясе" – татар гуманитар фәннәре тарихында беренче тәҗрибә. Төрки-татар халыкларының бик борынгыдан килгән ифрат бай рухи мирасына багышланган хезмәт буларак, ул тел, әдәбият, сәнгать, халык иҗаты, этнография өлкәләрендә эшләүче галимнәр, укытучылар, югары һәм урта уку йорты студентлары, гомумән, киң катлау укучылар игътибарына тәкъдим ителә. "Мәгариф" нәшриятында дөнья күргән әлеге энциклопедик сүзлекнең авторы – Фатих Урманче. Китапта Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның рәсемнәре кулланылган.

КОТЛЫЙБЫЗ!
22.01.2010
Рәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Золондиновага 55 яшь.

НУР ӘХМӘДИЕВНЫҢ “АКСАК ТӨЛКЕ”СЕН ЭЗЛӘГЕЗ
14.01.2010
Күптән түгел язучы Нур Әхмәдиевның “Аксак төлке” исемле китабы чыкты. Аңа балалар өчен хикәяләр, шигъри әкиятләр кергән. Әлеге 134 битлек китапта “Күгәрченкәй көнбагыш ярата”, “Минем туган көнем”, “Аксак төлке”, “Тәрбияле малай”, “Кояш эзләүче малай”, “Актәпигә дә теш кирәк” хикәяләре һәм “Алтын куллы кырмыска”, “Безбезия матур белән Шыкырҗан батыр” шигъри әкиятләре урын алган. Рәсемнәрен Диләрә Нәүрүзова ясаган. “Аксак төлке” балагызга менә дигән күчтәнәч булыр.

ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН!
30.12.2009
Без, "Мәгариф" нәшрияты коллективы, барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Һәрвакыт күгебез аяз, өстәлләребез мул булсын! 2010 ел күп сөенечләр, уңышлар алып килсен. Ныклы сәламәтлек, бәхет телибез!

УЕН - УЛ ҖИТДИ НӘРСӘ...
21.12.2009
Уеннар — милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреш сурәтләмәләрен үзләренә «сеңдереп», саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр.

ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНЕРГӘ ТЕЛӘҮЧЕЛӘРНЕҢ ДУСТЫ
14.12.2009
Шушы көннәрдә “Сүзләр һәм җөмләләр дөньясында” дип исемләнгән рәсемле-ситуатив татарча-русча сүзлек чыкты. Бу искиткеч файдалы китап гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм яңа төр уку йортларында укучылар өчен әзерләнгән.

“ЗӨҺРӘ” ӘКИЯТЕ – ШИГЪРИ ТЕЛДӘ
11.12.2009
Китапның авторы Миңнеруй Гайфуллина Аксубай районында яши, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Күптәннән шигырьләр язу белән мавыга, Миңнеруй ханымның иҗат җимешләре “Казан утлары” журналында басылып чыккан.


[1] 

  © Издательство «Магариф» 1998-2010